Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сәях дәрвиш...

Мин бу җирнең сәях бер юлчысы, Мин бу җирнең самим бер кызы.

Мин бу җирнең сәях бер юлчысы,
Мин бу җирнең самим бер кызы.
Тормыш дигән мең аһәңле көйнең
Кабатланмас серле кубызы.
Авазымда очкын чәчеп чапкан
Тулпарларның тояк тавышы.
Дала җилләренең сызгыруы,
Ком агышы,
гомер агышы.
Һәм сагышы ерак гасырларның,
Әлвидагы сүнгән өметнең.
Киләчәккә күчәр аһәңнәрне
Хәтер өне белән өреттем.
Серле кубызы мин яшәешнең, —
Авазымда гаме елларның.
Сәях бер дәрвише, бөтерелеп,
Еллар аша узган юлларның.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев