Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сузылды яз...

Фасылларын кем дә булса бер үзгәртә аламы соң?

Сузылды яз,

Соңарды җәй...

Чигенмәде

Бер саплам да

Кыраулы көз –

Сызды йөзгә

Буразнасын;

Бәскә төрде

Төк-толымын;

Салмакланды

Адымнары –

Тәкъдиренә

Язган гомер

Фасылларын

кем дә булса

бер үзгәртә

аламы соң?

 

"КУ" 12, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев