Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сүз канаты

Очкан сүзләр очкан инде, очачагы Куначасын табар әле, түз, канатым!

Оча сүзләр, оча гына канатланып,
Бер үк сүзләр бөтерелә кабатланып:
Төн буена төнбоектай йомыла да
Таң кошыдай чыр-чу килә чуар халык.
Себерә дә түгә канат түрләреңнән,
Җиде күмә, җиде алып гүрләреңнән.
Оча сүзләр, очсызланып беткәндә дә,
Арыналмый бәндәләре сүз гареннән.
Оча сүзләр – канатлары тиеп китә:
Берәү ава, берәүләре биеп китә;
Куначасын табалмаган тавык кебек,
Кемсәләрне тиреслеккә өеп китә...
Үскәннәрне үсендерә сүз канаты,
Үсәлмасаң, исем тага сүз канатып,
Очкан сүзләр очкан инде, очачагы
Куначасын табар әле, түз, канатым!

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев