Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сүз – әҗәлгә дару да, сүз – гомергә агу да...

дүртьюллыклар

Зиһенеңдә – татар теле

Колачыңда – татар иле,

Зиһенеңдә – татар теле,

Күз алдыңда – ачы җиле...

Нәсел-ыру, шөкер, тере!

 

Сүз көче

Сүз – әҗәлгә дару да,

Сүз – гомергә агу да.

Дару – сеңә дә эри,

Агу – кабергә сөйри.

 

Әниләр елмаюы

Бүләк иткән гөлләр шиңә,

Гүя, кояш баюы.

Бәйрәмнәрне бизи фәкать,

Әниләр елмаюы.

 

Сорау белән

Ыңгырашып чайкаласың,

Моң төштеме башыңа?

Шундый сорау белән,

Нарат, Басып торам каршыңда.

 

Нәкъ безнеңчә

Карап йөрим, нәкъ безнеңчә

Яши икән урман җаны.

Агачның бар пәһлеваны,

Меңьяшәре – ветераны...

 

Иген кырында

Каерылып уңган игенең

Җыелмаган, сукмаган –

Гомер юлың кыл урталай

Өзелгән шул, туктаган.

"КУ" 10, 2018
Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев