Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сурәт

Алай да, елмаеп уян син. Иртәнге үзеңне яратам, Шул гына.

Өзелеп төшкән дә җаныңнан,

Иртәнге тынлыкка сыенган −

Елмаю − сурәтең бизәге.

Уяну − бер мизгел. Аннары,

Куалап таңнарны, самими йөзеңә

Кыргый көн кизәнер.

Умырып ыргытыр төшләрең,

Кала дип, эшләрең,

Озатыр кабат яу кырына...

Алай да, елмаеп уян син.

Иртәнге үзеңне яратам,

Шул гына.

 

"КУ" 07, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев