Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сурәтләр барлаганда

Утырамын альбом актарып мин, Эзләп табып өске киштәдән.

Күңелемне аңлый алмыйм бүген,

Кәефе дә әллә нишләгән.

Утырамын альбом актарып мин,

Эзләп табып өске киштәдән.

Сурәтләргә ияреп хатирәләр

Бер-бер артлы искә төшәләр.

Яшәү – мизгел, бәхет – бер төш икән,

Кунак икән җирдә кешеләр.

Эш коралы тоткан әткәем дә

Безгә сынап карый сурәттән.

Хезмәт сөяргә дә балаларын

Әрләп түгел, мактап өйрәткән.

Әнкәй карый, елмайгандай итеп

(Ирексездән кайнар яшь чыкты),

Зәңгәр күзләр, кара озын толым –

Чибәр булган әнкәй яшь чакта.

Бала вакыт, үсеп килгән чаклар,

Яшьлек – еллар китә тезелеп.

Кем тормышның нигез ташын сала,

Кемнекедер – беткән төзелеп.

НӘФИСӘ САБИРҖАНОВА

"КУ" 03, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев