Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сулар гөрелтесе

Еракларда калды, еракларда, Без юк инде хәзер ул якларда. Хәтеремдә сулар гөрелтесе, Сулар гөрелтесе колакларда.

Еракларда калды, еракларда,

Без юк инде хәзер ул якларда.

Хәтеремдә сулар гөрелтесе,

Сулар гөрелтесе колакларда.

Үләннәргә инде төшкән кырау,

Ромашкалар шиңгән,

Бетте юрау.

Колагымда сулар гөрелтесе,

Ул суларга хәзер юллар урау.

Җырлар гына калды истәлеккә,

Сагышлы ай калды зәңгәр күктә.

Колагымда сулар гөрелтесе.

Очам сыман чиксез зәңгәрлеккә.

Җырларымда калды яра-эзләр,

Тоз сибелгән яра, яңа эзләр.

Колагымда сулар гөрелтесе,

Күз алдымда оча пәрәвезләр.

Алар аша син читлектә кебек,

Дөнья синсез гел чит итә кебек.

Колагымда сулар гөрелтесе,

Сулар минем аша үтә кебек.

Мин дә тынмам сулар туктамаса,

Дөнья үзе уза минем аша.

Колагымда сулар гөрелтесе,

Мин бутамам, дөнья бутамаса.

Сугарылган минем бәгърем җыры,

Җырлар белән тулы бәгърем кыры.

Колагымда сулар гөрелтесе,

Иманым нык, шөкер,

Кальбем туры!

Башак уган кебек җыр угансың,

Җырларыма орлык булдыргансың.

Колагымда сулар гөрелтесе,

Син бит мине кабат тудыргансың.

Синең аваз килми бу якларга,

Кайтавазы гына колакларда.

Син бит миңа — сулар гөрелтесе,

Үзең генә Ерак-еракларда

 

"КУ" 10, 2016

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев