Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сугыш бетте, бабай...

Нинди төшләр күрәсең син, бабай, Күзләреңә йокы керәме? Офык һаман кызгылт төсе белән Сугыш исен күккә түгәме?

Кемдер яу кырында калды, берәүләр җиңү

бәхетен татыды, кайберәүләр төрмәләрдә әсир

булды, кемнәрдер бүген дә исән. Бу шигырем

бабайлар рухына дога булып барсын иде.

 

Нинди төшләр күрәсең син, бабай,

Күзләреңә йокы керәме?

Офык һаман кызгылт төсе белән

Сугыш исен күккә түгәме?

Нинди төшләр керә сиңа, бабай,

Тынмас туплар һаман шартлыймы?

Бер кайтырбыз, дигән иптәшләрең

Әле һаман кире кайтмыймы?

Өн белән төш күперләре буйлап –

«Сугыш бетте» дигән кайтаваз...

Һаман әсирлектәме син, бабай,

Кайда йөри килми калган яз?

Нинди төшләр керә сиңа, бабай,

Нинди төстә җиңү бәхете,

Җилфердиме канлы кызыл байрак,

Шанлы үткәннәрнең шаһиты?

Уян, бабай, чәй кайнады, әйдә,

Ниләр күрдең, төшләр кайда йөртте?

Сугыш бетте, илбасарлар бетте,

Сез җиңдегез!..

Сугыш бетте, бабай,

Бетте... Нинди төшләр күрәсең син, бабай,

Күзләреңә йокы керәме?

Офык һаман кызгылт төсе белән

Сугыш исен күккә түгәме?

Нинди төшләр керә сиңа, бабай,

Тынмас туплар һаман шартлыймы?

Бер кайтырбыз, дигән иптәшләрең

Әле һаман кире кайтмыймы?

Өн белән төш күперләре буйлап –

«Сугыш бетте» дигән кайтаваз...

Һаман әсирлектәме син, бабай,

Кайда йөри килми калган яз?

Нинди төшләр керә сиңа, бабай,

Нинди төстә җиңү бәхете,

Җилфердиме канлы кызыл байрак,

Шанлы үткәннәрнең шаһиты?

Уян, бабай, чәй кайнады, әйдә,

Ниләр күрдең, төшләр кайда йөртте?

Сугыш бетте, илбасарлар бетте,

Сез җиңдегез!..

Сугыш бетте, бабай,

Бетте...

 

"КУ" 01, 2019

 

Фото: pixabay.com

 

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев