Логотип Казан Утлары
Шигърият

Суга сал сагышыңны

Елмаюың – кояш балкышы, Күз карашың моңсу, сагышлы.


Елмаюың – кояш балкышы,
Күз карашың моңсу, сагышлы.
Гомер юлың авыр уздымы?
Тормыш җиле бик тә тозлымы?
Очкын чәчеп ала бер мизгел
Күз карашың. Бетсен сагышың.
Сал хәсрәтең тирән дәрьяга,
Алып китсен сулар агышы.
Елмаюың белән балкып тор,
Җан сөенсен синең караштан.
Һәр минутта әйтик сөенеп:
«Дөнья ямьле! Яшим! Яратам!»

"КУ", 09, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев