Су анасы

Күктә ни булмас, дисең,

Очсыз-кырыйсыз күк бит ул.

Габдулла Тукай

1

Җир дә бик чуар:

Таулар – упкыннар,

Чокыр-чакырлар,

Урман – инешләр күп.

Кайсы хак, кайсы ялган –

Имеш-мимешләр күп.

Урманнарда – урман ияләре,

Шүрәлеләр дисеңме,

Алар сиңа тияләрме!

Берсеннән-берсе явыз

Аждаһалар, албастылар

Әкияткә кереп бастылар...

2

Сулыкларда: елга, күлдә

Гомер сөрә Су анасы.

Үзе ана, юк баласы.

Белү кирәк: кем ата-анасы?

Ире дә юк...

Мәшһүр Тукай язган чордан

Бер гасырлап вакыт узган...

Хәер, койты яши торган суы:

Цивилизация үскән саен

Арта бара сулыкларда агу.

Кемдер әйтер: бу бит яла ягу!

 Ничек инде яла ягу булсын?

Экологлар күптән чаң суга.

Кешеләр бит бозылдылар,

Әйтү кирәк дөресен:

Пычратам, дип, уйламый да,

Суга түгә чүбен -тиресен.

3

Нефть торбалары шартлап,

Кара алтын ага суларга.

Бу пычрак ирек бирәмени

Рәхәтләнеп иркен суларга?!

Су анасына хәзер

Алтын тарак кирәкми –

Гадиенең дә эше юк.

Чәче коелган, авызда...

Авызында теше юк.

Тукай заманнары күптән узган,

Буласылар булган,

Тузасылар тузган.

Инешләрнең сирәгендә

Гомер сөрә Су анасы...

Димәк,

Әкиятнең дә кирәк өр -яңасы.

 

"КУ" 04, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: