Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сөю фасылы

Син ул, беләм, мин сагынган, мин эзләгән...

Керде Сөю фасылына бу тормышым –

Юк язларым, юк җәйләрем, көзем, кышым...

Тын да алмыйм, керфек какмыйм – ялгыш кына,

Куркытмыйм, дип, учымдагы Бәхет кошын.

Рөхсәт бирче, хис бакчаңа керим әле,

Сиңа атап, таҗ-такыя үрим әле.

Гомер уза, олыгайдык димә, зинһар,

Килде безгә Сөю яше – сөю мәле.

Син ул, беләм, мин сагынган, мин эзләгән –

Бизмәннәрне язмыш үзе тигезләгән.

Ярты сүздән аңлавыңнан сизеп торам:

Син бит минем җан тиңдәшем – игезәгем.

Керде Сөю фасылына бу тормышым –

Син – язларым, син – җәйләрем, көзем, кышым...

Калдырганмы шушы көнгә тәкъдиребез

Бүләк итеп, мәхәббәтнең соң алкышын?

"КУ" 1, 2018
Фото: pixabay

Теги: татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев