Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сорылык

Инде атмас дигән соры таңнар ата; Кем арбасы, безне кай упкынга тарта?

Кайсы юллар, нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!
Дәрдемәнд


Инде атмас дигән соры таңнар ата;
Кем арбасы, безне кай упкынга тарта?
Чиксезлеккә чигелгән күз карашлары
Чигенә дә җир өстенә кире кайта.
Көн тудымы, баш калкытып соры комнан,
Җәнҗал кошы кан агыза томшыгыннан:
Тынлык тынган, чынлык чыккан чыгырыннан,
Ләң-ләңнәре ычкынганнар чылбырыннан.
Тәрәзләргә тарта-тарта кырык карта,
Акылларын акшарлаучы затлар арта.
Ике дөнья арасына сыялмаган
Зимагурлар җир әйләнеп кире кайта.
Мәңге тузмас дигән тузлар каерыла.
Пар-пар килгән парлар парлап аерыла.
Бу Җир күптән күчәреннән күчәр иде,
Тотып тора аны мисле Ае гына.

Дигәннәре – Тәңренең тау бөркетләре,
Булып чыга канатлы йон бөртекләре...
Ни кәгазь бар, ни каләм бар, и кариэм,
Боларны да тарихыңа беркет әле!

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев