Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сорау-җавап

– Күңелдән дә тирән, Күңелдән дә сизгер Ниләр бар?

– Күңелдән дә тирән,

Күңелдән дә сизгер

Ниләр бар?

Барсын да аңлаучы,

Сереңне тыңлаучы

Якыннар.

– Кылычтан да үткен,

Шикәрдән дә татлы

Ниләр бар?

– Кылычтан да үткен,

Шикәрдән дә татлы

Телләр бар.

– Бик авыр булса да,

Кемнәр ул зарланмый

Түзгәннәр?

– Кояштан да нурлы,

Сабырның сабыры –

Әнкәйләр.

– Яхшысын-яманын

Кичереп яшәүче

Кемнәр бар?

– Хәтерләр калса да,

Сабырлар сынса да,

Кичерә белүче

Туганнар.

 

"КУ" 02, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев