Логотип Казан Утлары
Шигърият

Соңгы җыр

Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла. М.Җәлил

Баш очымда Кояш түгел — Гильотина! Ә Вакыт — ташбака шикелле — сытып үтерәсе килә. ...Чулпан кызым ни хәлләрдә икән анда? «Әттә» диеп саташамы ул һаман да? ...Әминә дә зарыккандыр көтеп, беләм. Күренәсем килми бу кыяфәт белән. ...Илдәшләр ни уйда икән безнең хакта? Уйларында юкмы берәр шөбһә, хата? ...Казан, дуслар, Кашшаф, Туфан нишләп ята? ...Исән-саумы Андре? — соңгы ышанычым! Җырларым бит әле — читлектәге лачын.... Соңгы сүзем-әманәтем сиңа, халкым! Беркайчан да сатмадык без яманатың. ...Ирекле бул мәңге! — Васыятем сиңа! ...Баш очымда Кояш түгел — Гильотина…
Картина авторы Х.А. Якупов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев