Логотип Казан Утлары
Шигърият

Соклану

Шулай яши төбәгебез, Гасырлар чиген үтеп. Телен, милли рухны саклап, Киләчәккә йөз тотып.

Күз ташлыйм да чал тарихка,
Үткәннәргә тукталып,
Сөенеп куям: һәрбер чоры
Сокланырлык таң калып.
Тамыр җибәргән бабамнар,
Бу җиргә йортлар төзеп.
Җиң сызганып тир түккәннәр,
Сүзен әйткәннәр өзеп.
Булган алар кыю, үткен,
Зирәк акыллы халык.
Башка кавемнәр белән дә
Тапкан алтын урталык.

Хәбәр салса, җиде таудан
Җиде Газиз, ут ягып,
Атка менгән Унбер Әхмәт,
Җәя-укларын алып.
Бабаларым рухын саклап
Яши бүген оныклар.
Димәк, «Нәсел дәвам итә», –
Дияргә дә хокук бар.
Алар кулы тигән җирдә
Тормыш гөрли, кайный эш,
Әйләнә-тирә ямьләнә –
Шулай булырга тиеш!
Шулай яши төбәгебез,
Гасырлар чиген үтеп.
Телен, милли рухны саклап,
Киләчәккә йөз тотып.

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев