Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сөю көче

Җанымда бушлык тулып ташыды, Сөюең мине күккә аштырды.

Ничек яшәлгән сөюсез элек,
Язгы ташудай беттем мин эреп.
Һәр күзәнәгем җылыңны көтә,
Күз карашларың ялкындай өтә.
Һәр фикереңә ышанам синең,
Баллардай татлы әйткән һәр сүзең.
Бәхетнең үзе – яныңда булу,
Бергәләп сөйләү, бергәләп тыну.
Тоймаганмын мин сөюнең тәмен,
Күрми яшәлгән тормышның яме.
Хисләр давылы купты үзәктә.
Син җитмәгәнсең икән йөрәккә.
Сөюсез яшәү – яшәү булмаган.
Күңелдә гөлләр чәчәк атмаган.
Җанымда бушлык тулып ташыды,
Сөюең мине күккә аштырды.

 

«КУ» 09, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев