Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сөйләшәсем килә, дисең...

Сөйләшәсем килә, дисең, килә сөйләшәсем.

Сөйләшәсем килә, дисең,

килә сөйләшәсем.

Белмим, ләкин сиңа хәзер

ничек эндәшәсен.

Тынлык аша, колак ярып,

ишетелә тының.

Сүзләр күп ул,

сөйлим кайсын –

ялганынмы? Чынын?

Сиңа кайсы кулай, белмим,

һәм кайсысы тансык?

Гавамың бит сүздән тора:

и сөйлиләр, ярсып,

кайчан кемне сөйгәннәрен,

сөймәүләрен кемне, –

агып керә бүлмәләргә

серме? Дөнья кере?

Безнең, дисең, сөйләшер сүз

бер дә калмаганмы?

Миндә сүзләр күп,

юк никтер –

сиңа яраганы.

 

"КУ" 12, 2017

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев