Соң сүзем

Гел буйдак кош сыман яшәмә ашкынып,

Очарга ясканып, ялгызак шикелле.

Без икәү – куш йөрәк, береккән куш тирәк,

Игезәк җаннарны аеру икеле.

 

Бел генә кадерең... Күкләрнең әмере –

Икәүләп томаннар артына юл яру.

Сукма син җилкенеп, екма син, җилкәнем,

Бу түгел лаф ору, бу – сүзсез ялвару.

 

«Бердәнбер тиң ярым, минеке бул!» диеп,

Каршыма тезләнгән син идең, чын үзең.

Мин белмим башкасын һәм бирмим башкага,

Кит ташлап киталсаң... Бу – минем соң сүзем.

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: