Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сәмави бәйләнеш

Милләт... телен бирмәс тешләшмичә.

«Сынамышлар» шәлкеменнән

 

Чишмә җырлый белми, юл алмыйча;

гали затлар туа еламыйча.

 

Кара җиләк уңмас, ел килмичә;

күтәрелеп булмас егылмыйча.

 

Шәфәкъ уты сүнә, чаң какмыйча;

әүлиялек иңми чалланмыйча.

 

Чабышкылар аумас, төс салмыйча;

милләт... телен бирмәс тешләшмичә.

 

Пәри туе тынмый, яшь таммыйча;

фидаилар китми яшьнәмичә...

 

Чишмә җырлый белми, юл алмыйча;

тамырлылар яши югалмыйча.

 

"КУ" 6, 2020

Фото: sntat.ru

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев