Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сәхнә чибәренә

Мин карт түгел идем ул заманда, Ә син исә – бигрәк яшь идең.

Мин ишеткән иң беренче җырың

«Җомга» булды. Җырлап, баш идең.

Мин карт түгел идем ул заманда,

Ә син исә – бигрәк яшь идең.

Айлар, еллар узды. Җырларыңда –

Син кабызган утта – мин яндым;

Бер җырыңнан ярсып еласам да,

Икенчесен тыңлап куандым.

Һәрбер җырың, йөрәгемә сеңеп,

Җанга ялкын өстәп яшәде.

Бер аяныч – мин картаеп беттем,

Ә син исә – һаман яшь әле.

 

"КУ" 07, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев