Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сискәндерми инде салкын көзләр...

Мин бу юлы кайнар җәемне дә Күз яшьләрсез генә җибәрдем.

Сискәндерми инде салкын көзләр,
Сызландырмый шыксыз җилләре.
Мин бу юлы кайнар җәемне дә
Күз яшьләрсез генә җибәрдем.
Мин җибәрдем... Кинәт тыпырчынып
Талпынмады никтер йөрәгем.
Үзем суындыммы, белмим, әллә
Йөгәнләргә хисне өйрәндем...
Ятим җәем мөлдерәмә тулы
Күзләр белән калды үткәндә.
Үпкәләде, ахры, эчтән әрнеп,
Саубуллашмый гына киткәнгә.
Эндәшмәдем, сүзләр артык иде,
Гафу сорарга да тарсындым.
Мин бу юлы тормыш канунына
Карышмыйча гына буйсындым.
Буйсындым да җансыз салкын көзнең
Яңгырында эреп югалдым.
Кабатладым эчтән, юангандай:
«Җәйдән җәйгә кадәр бер адым».
Хушлашканда җаннар телгәләнә,
Хушлашканда юллар өзелә.
Саубуллашмый гына китәм шуңа,
Кайтырмын дип җәйнең үзенә...
Җитлегүме? – Инде сискәнмим дә,
Үзгәргәндә тормыш көйләре.
Мин, ахрысы, чынлап сабыр гына
Йөгәнләргә хисне өйрәндем…

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев