Логотип Казан Утлары
Шигърият

Синнән башка

Елаудан да файда булмас – каты бәгырьле син... Йөрәгемнең җырлы чагы – чагу җәйгорлы мин.

Елаудан да файда булмас – каты бәгырьле син...
Йөрәгемнең җырлы чагы – чагу җәйгорлы мин.
Янганымны беләсең бит синең өчен генә.
Ымсындырды мине синең ирлек көчең генә.
Ояты бит, син әйтмешли, дәртле миңа гына.
Тотанаксыз мин – дивана җиләм теләгемә.
Максатымның үрләрендә шайтан туе бара:
Фәрештәләр никах укый – бар син, тыеп кара!
Мәхәббәтнең газапларын миндәй тоеп кара.
Хыял кочагында күзләр нигә оеп бара?
Мин беләмен фанилыкта безнең юллар өзек...
Бакыйлыкта синнән башка Алма алмам өзеп…

Римма Галимова

"КУ" 6, 2025

Фото: freepik.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев