Логотип Казан Утлары
Шигърият

Синең бүлмәң

Монда бүтән кайтмасыңны беләм, әмма никтер килдем, килдем шул...

 
Бар иде бит Федосеев урамы, табалмаслар шул аны...

Чаттагы йорт, синең ялгыз тәрәз.

Үпкәчел Ай көйри өлгедә.

Бикле ишек тынын кысып тора,

Күпме гаҗиз сорау күңелдә.

Синең бүлмәң – яшел аквариум

Кебек кенә иде, иде шул...

Монда бүтән кайтмасыңны беләм,

Әмма никтер килдем, килдем шул.

Янган еллар хәрабәсе сыман

Сукмакларда шомлы шәүләләр.

Тартылган бау калган болдырларда,

Ак керләрен анда кем эләр?..

Чыктан авырайган үрмә гөлләр,

Төнге күбәләкләр уянган.

Казансуның иркә җиле кайда –

Толымнарың сүтеп уйнаган?

Сызлан әле, сызлан, дигән сыман

Торасың күк ишек артында.

Ачылмый шул җиз тоткалы ишек,

Онытылып шакы-шакыма.

Кабатлану булмый кабат яну –

Бер кычкыра хәтер, бер тына.

Синең бүлмәң – яшел аквариум...

Яшәү төсен күңел тансыклар.

Язмыш ярларына сикердеме

Хыялдагы алтын балыклар?..

"КУ" 6, 2018
Фото: pixabay
 
 

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев