Логотип Казан Утлары
Шигърият

Синең тәрәзәләр күккә карый

Синең тәрәзәләр күккә карый, иркә сабый булып, ярым үпкә белән – күккә... Шыгыр-шыгыр кыргый шәһәр чаганнарын, шул чаганда көздән калган таган барын син белмисең.

Синең тәрәзәләр күккә карый,
иркә сабый булып, ярым үпкә белән – күккә...
Шыгыр-шыгыр кыргый шәһәр чаганнарын,
шул чаганда көздән калган таган барын
син белмисең.
Таган тактасына гыйнвар кары хәбәр ташый
синең хакта.
Тәрәзәңә сеңгән бармак эзең октавалар буйлап
каттан катка
ашыга-оча...
Оча бирсен әйдә.
Исем китми генә
Тәрәзәләр саныйм астан өскә –
дүрткә кадәр...


«Казан утлары». 2006 ел, 11нче сан.

 

"КУ", 05, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев