Логотип Казан Утлары
Шигърият

Синең өчен генә, минем өчен...

Бу – Мәңгелек узып бара бездән.

Синең өчен генә, минем өчен

Яңа карлар, бала карлар ява.

...Бу ярату мәңге үтмәс төсле...

Сайлаганга безне... рәхмәт аңа!

Бер тәүлектә гүя бер дәверне

Яшибездер сыман... яшидер дә...

Бу сөйләшү мәңге бетмәс төсле...

Сөйләшәбез юкса дәшми генә!

Яңа карлар, бала карлар ява...

Ак корабтай, ак диңгездә йөзгән,

Ак дәрвиштәй, җир мазасын өзгән,

Бу – Мәңгелек узып бара бездән.

 

"КУ" 04,2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев