Логотип Казан Утлары
Шигърият

Синең белән...

Синең янда саташасым килә, Адашасым килә яңгырда, Сине сөю бөек ялгыш булса, Ялгышасым килә тагын да.

Синең янда саташасым килә,
Адашасым килә яңгырда,
Сине сөю бөек ялгыш булса,
Ялгышасым килә тагын да.
Синең янда һич саныйсым килми
Сиздермичә үткән көннәрне.
Син дә мине яратырга өйрәт,
Һич онытмам шушы «һөнәр»не.
Синең белән йөгерәсем килә,
Биек тауга, ерак урманга,
Бары сиңа җиңеләсем килә,
Сиңа гына шушы дөньяда.
Учак ягып җылытасым килә,
Багышлыйсым килә шигырьләр.
Көнләшүдән безгә бармак төртеп:
«Алар бераз сәер», дисеннәр.
Уятасым килә иртәләрен,
Назлап чәчләреңне тарыйсым,
Күзләреңдә бәхет очкыннары –
Тик син шулай сөеп карыйсың.
Синең белән серләшәсем килә,
Әрләшәсем килә, дулыйсым.
Йөзләреңнән яшең сөртә-сөртә
Үземнең дә килә елыйсым.

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев