Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИН ТАТАРНЫҢ КҮҢЕЛ ТҮРЕНДӘ

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Дания Нуруллинага

Каян килгән сиңа бу сыйфатлар, Өлге итеп һәркем алырлык, – Коръәннәрдән күчкән асыл сыйфат – Алтыннардан кыйммәт «сабырлык»? Каян килгән сиңа илаһилык, – «Алиһә» дип зурлап әйтерлек... Күңелеңдә, юкса, ачы язмыш, Унөч яшьтән бирле ятимлек. Каян килгән сиңа иман, кыйбла, – Сынаганда сынмый түзәрлек? Саклагандыр сине безнең өчен Ходай үзе – Рухи гүзәллек! Каян килгән сиңа миһербанлык? – Дус кайгысын бүлдең иң элек... Бар бәладән саклый кебек сине Кешеләргә кылган игелек. Каян килгән сиңа нурлы караш? – Күзләреңдә бәхет күренә... Син – татарның биек сәхнәсендә, Син – татарның күңел түрендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев