Логотип Казан Утлары
Шигърият

Син көтүдә икән...

Үз көчеңә ышанасың икән – Кирәк түгел, кермә көтүгә!

Син көтүдә икән, шуны аңла –

Арттагыга аңа тынгы юк.

Чыбыркы еш төшә сыртка чыжлап,

Яшәү язган аңа куылып.

Син көтүдә икән, хәйләкәр бул –

Сөзешмәскә һәрчак җаен тап.

Уртада да тыныч булыр, димә,

Күпкә кулайрак алгы саф.

Син көтүдә икән, башкаларга

Гайрәтеңне өлгер күрсәтеп!
Сиңа тигән үз җәзасын табар –

Кичекмәстән яса кисәтү!

Син көтүдә икән, һич онытма –

Юаш булу монда – мескенлек.

Юаш шундук читкә этәрелә,

Тик көчлегә монда өстенлек.

...Көтү көтү инде. Күп чагында

Сәбәпче ул кадер бетүгә.

Үз көчеңә ышанасың икән –

Кирәк түгел, кермә көтүгә!


 

"КУ" 06,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев