Логотип Казан Утлары
Шигърият

Син көн дә берүзең

Юлыңда очраган йөзләрне гамьсезлек битлеге бизәгән...

Синең дә хәлләрең шул укмы:

юк иптәш күңелең ачарга?

Көннән-көн сулыккан йөрәгең

телидер ташларга, качарга!..

Бушаныйм дисәң дә – тилмерү,

табылмый тыңлаучы аңларлык.

Дустың дип саналган кешеңә

эндәшсәң... ул да бит алдарлык...

Син көн дә берүзең һәм уйлар...

Туңасың бөркелгән салкыннан.

Югыйсә синең дә кешечә

шатланып яшәргә хакың бар!

Юлыңда очраган йөзләрне

гамьсезлек битлеге бизәгән...

Үзең дә көтмәгән бер мәлдә

табылыр тыңлаучың меңләгән.

................................................

Тик инде ул чакта соң булыр!..

Мәңгегә кул гына изәрләр...

 

"КУ" 03, 2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев