Логотип Казан Утлары
Шигърият

Син кирәк

Җаным кайнар учак булсын сиңа, Ялгызлыктан куркам мин бигрәк. Шушы иркен, чиксез дөньялыкта Бер сөенер өчен син кирәк!

Сөйләшик тә бер күрешик әле,

Ардым көтә-көтә кич-иртә.

Яшен тиеп узган йөрәгемне

Синсез үткән төннәр тилертә.

Көзге куакларның яфраклары

Миңа хәбәр булып коела.

Кыска көннәр сүрелә бара һаман,

Ә төн бигрәк озын тоела.

Шуңамы соң утны сүндермим мин,

Керми китмә узып барганда.

Кагылмыйча китсәң, нәүмиз калыр

Ишегалдындагы карлар да.

Җаным кайнар учак булсын сиңа,

Ялгызлыктан куркам мин бигрәк.

Шушы иркен, чиксез дөньялыкта

Бер сөенер өчен син кирәк!

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев