Логотип Казан Утлары
Шигърият

Син дә кирәксең

Язгы дөнья яшеллеккә Күмелеп беткән иде. Кояшлы бәхеткә күңел Күнегеп беткән иде.

Язгы дөнья яшеллеккә

Күмелеп беткән иде.

Кояшлы бәхеткә күңел

Күнегеп беткән иде.

Җылы көннәр тансыклыгы

Җуелган иде инде.

Җирдә мәңгелек яз

кебек Тоелган иде инде.

Җанда җылыга сөенү

Бетә башлаган иде.

Әллә нинди башка бәхет

Көтә башлаган идек.

Карлы яңгыр, салкын рашкы

Яз төсен җуеп китте.

Инде кадере истән чыккан

Түрләргә куып кертте.

Карлы яңгыр, салкын рашкы,

Яу син кинәт, кирәк син.

Булган бәхеткә сөенеп

Яши белик – өйрәт син!..

 

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay.com

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев