Логотип Казан Утлары
Шигърият

"Син дә мине кичерерсең әле..."

Ак күлмәкле айлы кичләреңне Исләреңә төшерерсең әле...

Туган телем!..

Шундый моңлы бит син –

Җир шарын бит җырлап әйләнәсең.

Бөдрә таллар бөреләнгән чакта

Талга ефәк булып бәйләнәсең.

Туган җирем!

Шундый шәфкатьле син –

Бөтен гөнаһымны кичергәнсең.

Миллиард еллар аккан таң суына

Татлы ширбәт кушып эчергәнсең.

Туган көнем!

Шундый якты бит син –

Сихри алкышларга күмелгәнсең.

Саф күңелле халкым йөрәгенә

Үрмә гөлләр булып үрелгәнсең.

Сөйгән ярым!

Күккә чөйгән ярым!

Син дә мине кичерерсең әле...

Ак күлмәкле айлы кичләреңне

Исләреңә төшерерсең әле...

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев