Логотип Казан Утлары
Шигърият

Син булмагач...

Мин сиңа башка ышанмыйм, җанымны бикләп куйдым...

Эндәшәсең килсә миңа
Көн саен, сәгать саен,
Түзә алмас идең лә син,
Табар идең бер җаен.
Юк, эндәшәсең дә килми,
Йөрисең болай гына.
Үтеп-сүтеп, кереп-чыгып
Йөрүләр кулай гына.
Мин сиңа башка ышанмыйм,
Җанымны бикләп куйдым.
Мин бу сәер уеныңнан
Билләһи, димен, туйдым.
Теләгәндә эндәшмәгәч,
Килмәгәч, теләгәндә.
Күз яшьләремне генә дә
Сөртмәгәч, елаганда.
Шатланырга, кайгырырга,
Көләргә, елашырга,
Очларына чыгалмаган
Уйларны уйлашырга,
Син булмагач, нигә инде
Болай йөренүләрем?
Дөньясында тиңсез гашыйк
Булып күренүләрем?
Көн саен, сәгать саен да
Тагы айга эндәшәм.
Бу галәмдә ялгызлыкта
Ул – бердәнбер тиңдәшем.

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев