Логотип Казан Утлары
Шигърият

Син бәхетле миннән башка да

Тормышыңа мин кирәкми инде, Син бәхетле миннән башка да.

Тормышыңа мин кирәкми инде,

Син бәхетле миннән башка да.

Ятларныкы итте язмыш сине,

Йөрәккәең хәзер башкада.

Үкенечләр өчен калдың мәллә,

Күңел түрләремә кердең дә?

Акылымнан язып сөяр булам,

Синдәй якын түгел беркем дә!

Уйларымнан чыгып кит, дисәм дә,

Йөрәк һаман сиңа ашкына.

Хыялымда гына йөрсәң дә,

Тынар сыман түгел ташкыны.

Синнән башка яшәү – яшәү түгел,

Син бердәнбер мине җилкеткән.

Сине уйлап гомер кичәм менә,

Син бәхетле булсаң – шул җиткән.


Зөфәр Дәүләтов

 

"КУ" 10, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев