Логотип Казан Утлары
Шигърият

Син авазлар тулы

Елар идем... әмма никтер көләм... Җирне тишеп шыта кыяк үлән. Көзгә таба... Әйе, Көзгә таба...

Син авазлар тулы. Һәм наз тулы.

Киек Каз һәм киткән кошлар юлы.

Гитараның әрнегән бер кылы.

Һәм илеңнең җәберләнгән улы.

Кадер белән. Аннан хәтер белән.

Икесе дә – шулкадәр бер күләм.

Елар идем... әмма никтер көләм...

Җирне тишеп шыта кыяк үлән.

Көзгә таба... Әйе, Көзгә таба...

Урманнарда дөрләп йөрәк яна.

Үзәгемне шартлау булып яра

Тымызык бер сүзең... Кара! Кара!

Өзелмәсен... Җепкә тезелмәсен...

Хыялыңа тугры сүзеңдәсең.

Һәм шулкадәр әле үзеңдәсең. 
Өзелмәсен генә... өзелмәсен...

Мин авазлар тулы. Һәм наз тулы.

Киек Каз һәм кайтыр кошлар юлы.

Яратуның тымызык бер кылы.

Һәм галәмнең азагы юк елы.

Бәгырь белән. Түлим бәгырь белән.

Яфраклары Көзнең – алтын келәм...

«Елар идем, – дисең, – ник соң көләм?..»

Без икебез генә белгән сердән.

Тыңла! Тыңла!

Йоласы шул... йола...

Якаларга өерелеп тула...

...һәм болай да... болай... яшәп була.
 

 

"КУ" 12,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев