Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шикләнү

Алай ансат кына ясап булмас безнең ише бәндә сыңарын. Күрә торып, бидгать чиген узма – иманыңа сыймас омтылыштан әүвәл мөэминнәрчә син арын.

Кешесыман роботларны камилләштерү
юнәлешендә эшләүче якташым Р.га


Алай ансат кына ясап булмас
безнең ише бәндә сыңарын.
Күрә торып, бидгать чиген узма –
иманыңа сыймас омтылыштан
әүвәл мөэминнәрчә син арын.
Коеп куйган камил кеше, имеш,
өстәвенә байтак тел белә...
Вакламыйкчы Ходай вәкаләтен –
узынулы ошбу үзешчәнлек
көфер гамәл кебек тоела.
Уятасың даһи уйларыңны,
колак артын тиз-тиз кашып та.
Ниятеңнең нинди нәтиҗәсе –
әйләнмәсме homo sapiens
җиһандагы артык кашыкка?!
Ымсындыргыч сонгый2 интеллект...
Нидер җитми, нидер ким монда.
Кәттә робот гөнаһ кылмый калмас –
аның өчен кем соң җавап бирер
ташламасыз Хисап көнендә?
Хозыр-Ильяс сезләр хозурында
ихтирамлап имәс ак башын.
Кисеп әйтү һич тә мөмкин түгел –
кешесыман затлар киләчәктә
көчәйтмәсме иблис әгъвасын?!
Алай ансат кына ясап булмас
безнең ише бәндә кәмәшен.
Шатлык белән кайгы барсын ачар –
җансыз курчак, бәлки, көлеп туймас,
әмма түгә белмәс кан-яшен.
Габед шәкүр3 төсле шиккә төшәм:
барырлармы алар хак юлдан?..
Олылауга, кардәш, өметләнмә –
мәрхәмәтле Аллаһ үзебезне
аермасын аек акылдан.

2 Сонгый – ясалма.

3 Габед шәкүр – шөкер итүчән кол.

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев