Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләрдән кеше үзен таный

Шигырьләрдән кеше үзен таный: күрә кайчак йөзен, язмышын. Терсәк якын, әмма тешләп булмый, бик соң белә кылган ялгышын.

***
Шигырьләрдән кеше үзен таный:
күрә кайчак йөзен, язмышын.
Терсәк якын, әмма тешләп булмый,
бик соң белә кылган ялгышын.
Шигырьләрдән кеше үзен таный:
шик йөгерә кайчак күңелгә.
Эчтән бүре булып йөргәннәр дә
тыштан куян булып күренә.
Шигырьләрдән кеше үзен таный:
шул хисләрне үзе кичерә.
Киләчәккә әйди безне язмыш
йә бер адым артка күчерә.
Шигырьләрдән кеше үзен таный:
күп нәрсәгә шигырь сәләтле.
Бик хуп булыр иде, әгәр безгә
иман иңсә шигырь сәбәпле!

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев