Шырпылардан корган ханлыгыңа ...

Шырпылардан корган ханлыгыңа
Ут капканда чыгып йөрәгеңнән,
Бирешмәскә, янгыннардан чыгып,
Көл астыннан яңарырга өйрән!
Ефәк канатларны җил өзгәндә,
Чыгармыйча торса кыяларың...
Син онытма күңел төпкелендә
Кыяр-кыймас якты хыял барын!
Әйтер сүзләреңне җир йөзендә
Аңлар адәм бетсә, булса кыен.
Таянырлык кеше калмаганда,
Үз көчеңә һәм Ходайга сыен.
Еллар буе ярган юлларыңны
Буран-давылларда кар капласа...
Син тагын да тирән(е)рәк итеп,
Өр-яңадан, өр-яңадан яса!
"КУ" 02, 2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз