Логотип Казан Утлары
Шигърият

Швециядән киткәндә

Җан авазы булып шатлык килә, Аклык килә тарих төбеннән. Бабамнарның фатихасы кебек Ак кар ява швед күгеннән.

«Швед дәфтәре»ннән

Мин китәсе көнне ак кар койды,
Ак кар иште швед күгеннән.
Әйтерсең лә минем өскә генә
Ак болыттан бәхет түгелгән...
Кем әйткән соң швед халыкларын
Усал йөзле, кырыс холыклы?.. –
Викинглар, әйе, гаярь булган,
Дөнья белә, тарих онытмый.
Йөзләр якты монда, сүзләр татлы...
Белә икән алар ничә тел?
Океаннан искән уйнак җилкәй,
Талгын гына шулай исә тор!
Гамла-Станга1 җилләр үтә алмый,
Борынгылык кая карама!
Һәр почмактан... үткән тавыш бирә,
Күз алдында еллар яңара.
Мин китәсе көнне ак кар иште –
Сагышлардан гүя аралый.
Мин китмәсен, калсын диюеме?! –
Аэропортка поезд баралмый.
Ак кар төргән Нобель музеен да,
Патша сарае да ак уйда.
Таң алдыннан таш урамда йөрим,
Кунак булып ерак абыйда.
Барыр юлларымны ак кар күмгән,
Ак җәймәләр – минем өченгә.
Швед җирләренең мәрхәмәтен
Бүген җаным ныграк төшенә.
Җан авазы булып шатлык килә,
Аклык килә тарих төбеннән.
Бабамнарның фатихасы кебек
Ак кар ява швед күгеннән.

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев