Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шушымыни яшәү?..

Югалтуны юрап табышларга. Уранулар... Түгел!.. Күмелүләр  сагышларга. Тере килеш! Яшәү (имеш!) Шушы... 

Шушымыни яшәү?..

Кичеп меңәр газап,

Тою кабат тәмен татлыларның.

Затлыларның затсызлыгын күреп,

Хәятыңны ихлас сөю, абынганчы,

Уянганчы нәфрәт (ихтыярсыз).

Тамак ертылганчы чыгарулар җан ачысын.

Һәркайсысын сүзнең үлчәп яңаклаулар.

Акланулар һәм аклаулар.

Исәрләнеп, сөю катыш күралмаулар.

Үргән баулар. Яулар ачу (үзең белән үзең).

Үз эчеңә юллар. Уйлар... Уйлар...

Ялварулар Аңа бертоташтан, үтенүләр.

Үкенүләр төшкәнеңә тезләреңә.

Көзләреңә кайту. Кабат-кабат.

Бер «гафу»га ялгап икенчесен.

Калганнарын вөҗдан аша кире кагу.

(Алар – агу!)

«Суындым»га ышандырып, һаман яну.

Һаман ягу даруларын авыртуга.

Кайгыртуга санап һәр кагуны.

Югалтуны юрап табышларга.

Уранулар... Түгел!.. Күмелүләр  сагышларга.

Тере килеш! Яшәү (имеш!) Шушы... 

 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев