Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шушма

Шушмада йөзеп дөньяга Аяк баскан кеше мин, Идел минем горурлыгым, Шушма – үскән бишегем.

Кемдер бала чагыннан ук

Иделләрдә коенган,

Безнең гомер аерылмады

Талгын Шушма буеннан.

Тал-тирәкле Шушма буе

Ул – гомер бишегебез,

Ул минем Иделем, дисәм,

Сез мине кичерегез.

Кичерегез берүк мине –

Һәркемнең үз Иделе,

Шушманы кичүләр безгә

Идел түгел идеме?!

Иделне, Уралны кичтек,

Ангараны буйладык,

Зур суларда йөзгән чакта

Гел Шушманы уйладык.

Ул өйрәтте безне тормыш

Агымына түзәргә,

Дулкыннарга баш бирмичә

Киерелеп йөзәргә,

Дулкыннар басып киткәндә,

Шыңшымыйча түзәргә,

Язмыш корган киртәләрне

Җимерергә, өзәргә.

Шушмада йөзеп дөньяга

Аяк баскан кеше мин,

Идел минем горурлыгым,

Шушма – үскән бишегем.

 

"КУ" 10, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев