Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шундый дөнья

«Мин һәрвакыт ямьсез түгел идем...» «Мин дә картаермын берзаман...» 

Яшь киленгә әйтте бер карт әби:

«Мин һәрвакыт мондый булмадым...»

Әйтте килен гамьле сүзе белән:

«Мин дә мәңге матур булмамын...»

Аянычы байтак бу дөньяның,

Кемдер йөри аннан тик көлеп.

Әйтерсең, ул бар дөньяга хуҗа,

Яшьлек матурлыгы мәңгелек.

Бер мизгелдә җимерелә кайчак

Гамьсез, имин хыял дөньясы.

Агып китә тик ишелеп килми,

Бөртекләп бит аны җыясы.
Җыелыр ул, тагын җыелыр ул,

Вакыт бит ул көн дә агыла.

Өстән генә көлеп карамасаң,

Батып аккан җаннар ягына.

Мин дә җыйдым. Имин тормыш кордым.

Ник исемә төшә соң һаман:

«Мин һәрвакыт ямьсез түгел идем...»

«Мин дә картаермын берзаман...» 

 

"КУ" 02,2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев