Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шул рәсемгә баккан уйларым

Өстәлемдә – сурәт. Шуңа багам.

Мәһабәт ир, сылу хатын анда –

Тотынышкан кулга кулларын.

Өстәлемдә минем – фотосурәт,

Шул рәсемгә баккан уйларым.

Ир һәм хатын... Пар аккошлар гүя.

Сөю назын сирпи карашлар...

Аккош булып очар кебек алар,

Иңнәрендә әллә канат бар?

Әй, очасы килә алар белән,

Их, менәсе килә югары.

Һәм беләсе килә: кая илтә,

Сөю канат биргән юллары?

Өстәлемдә – сурәт. Шуңа багам,

Таң тууга яңа көн белән.

Бу сурәтнең серен беркем белми,

Аның серен бары мин беләм!

Шул сурәткә карап сизми калдым

Уйларымның ерак киткәнен...

Кеше шулай сизми кала, диләр,

Яшьлегенә кайтып җиткәнен.

Мин сурәткә карыйм, ә ул миңа

Карый кебек өметләндереп.

Дәртләндереп, ымсындырып бага

Һәм кабатлый: сөю мәңгелек!

 

"КУ" 09, 2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев