Логотип Казан Утлары
Шигърият

«Шул чактагы берәр чатта ... син әле дә көткән төсле»

Ул чак әле безнең ара чана бавына тигез.

Чана юлы – ком. Кытыршы.

Шәһәр кышы. Кичке сигез.

 

Ул чак әле безнең ара

чана бавына тигез.

 

Кирелек – икебездә дә –

Аллага шөкер, байтак,

 

тартышабыз: кем соң

кемне бакчадан алып

кайта?

 

Ул чак әле мин синсез дә

юлны беләмдер кебек,

 

синең тизлектә кагыла

бүреккә шәһәр күге.

 

Адымнарыңа көйләнгән

шул еллар чанасыннан

 

төшеп калам – бик

курыксам, куып тотармын

сыман...

 

Шул чактагы берәр чатта,

кызык итмәкче булып,

син әле дә көткән төсле.

Шәһәр. Кыш. Чана юлы.

 

"КУ" 8, 2019

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев