Шул бер гомер эчендә...
Шул бер гомер эчендә, – Тәүдә – дәһри, соңра диндар итте, Кертте заман төрле сурәткә, Фанилыкта тәмуг утын татып, Юл яралмый калдым җәннәткә.
Килер буын сүз кузгата калса,
Мин яшәгән дәвер хакында,
Белегез сез, кайгы күлен кичеп,
Күрсәтмәдем зарның затын да, –
Шул бер гомер эчендә.
Атсагыз да, ассагыз да риза,
Мин гөнаһлы Вакыт каршында:
Җаһил булып тумасам да җиргә,
Җиттем җиде патша башына, –
Шул бер гомер эчендә.
Кояшларың сүнсә, хәсрәтләрең
Сүрәнәйми икән кичен дә:
Мин яшәдем яуда янган әткәм,
Суга баткан улым өчен дә, –
Шул бер гомер эчендә.
Шул бер гомер эчендә, –
Тәүдә – дәһри, соңра диндар итте,
Кертте заман төрле сурәткә,
Фанилыкта тәмуг утын татып,
Юл яралмый калдым җәннәткә.
Әрвахларым, һәммә җирдәшләрем! –
Дәшеп сезне, кордым шау табын;
Рухыгызга атап яздым менә
Ач гасырның ачы китабын, –
Шул бер гомер эчендә.
"КУ" 02, 2020
Фото: pixabay
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев