Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шомыртлар

Сөенеп чәчәк ата шомыртлар... Яннарында куна ак томаннар, Онытмыйча төшә болытлар.

Бакча янындагы саз буенда

Чәчәкләргә күмелә шомыртлар.

Чәчәк аткан чакта өсләренә

Төшә томан, төшә болытлар.

Утырткандыр нигә саз буена?—

Белгән әткәм, бары ул белгән.

Сак, дип, әйләндергәч киртә белән,

Күпсенгәннәр—киртә җимерелгән.

Кызгану юк!—чәчәк-ботакларны

Сындырганнар кочак-кочаклап.

Бүләк иткән кемдер сөйгәненә,

Кем ак иткән көнен, туй ясап.

Сындырганнар кызык өчен кайчак,

Шук малайлар, егет-җилкенчәк...

Битләр буялганчы шомырт ашап,

Узды кайсы, безне үчекләп.

«Ул—сезнеке түгел!»—диде кайсы,

Җавап әзер: «Булсын сезнеке!».

Әйтмәгәнбез: «Бүлешегез күкне,

Җил кемнеке, һава кемнеке?»
Әле дә исән шомырт куаклары.

Гасыр хәтле вакыт үтсә дә,

Иренмәгән һәркем авыл күркен

Кочакларга төяп китсә дә...

Рәнҗи белми шомырт куаклары,

Сөенеп чәчәк ата шомыртлар...

Яннарында куна ак томаннар,

Онытмыйча төшә болытлар.

 

"КУ" 03, 2010

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев