Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырь ташый миннән...

Бер сәерлек чәчәк ата миндә – мин яратам бугай... аз гына. 

Шигырь ташый миннән...

Күзләремдә очкын кабына!

Уем белән синең кочагыңда –

хыял юрганымны ябынам!

Бер көй ташый миннән...

Елмаюдан балкыйм тагын да!
Кояш миндә, бары кояш кына

яңгыр ишеп яуган чагында!

Бәхет ташый миннән...

Йөрәк тулы иркә-наз гына!

Бер сәерлек чәчәк ата миндә –

мин яратам бугай... аз гына. 

 

"КУ" 03, 2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев