Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырь оялады күңелемә...

Бер-бер хикмәт килеп чыкмагае – Шигырь оялады күңелемә.

Бер-бер хикмәт килеп чыкмагае –

Шигырь оялады күңелемә.

Бар хисләрем, мөлдерәмә булып,

Түгелергә тора, түгелергә.

Күңелемә шигырь оялады! –

Бер-бер хикмәт килеп чыкмагае.

Шигырь мине Ходай бөртеге дип,

Бөтенләем белән йотмагае!

Килеп чыкмагае бер-бер хикмәт –

Күңелемә шигырь оялады!

Йөрим гүя гомер тавында мин –

Барлап йөрим тормыш кыяларын.
Оялады шигырь күңелемә  –

Килеп чыкмагае бер-бер хикмәт.

Бар теләгем чынга ашсын диеп,

Өмет белән бүген гомер итмәк!

Бер-бер хикмәт килеп чыкмагае –

Оялады шигырь күңелемә...  

Ышандырып кара мине, әйдә,

Бу хәлнең син алай түгеленә!

Кемнәргәдер җырым дәва булыр,

Кемгәдер ул, бәлки, булыр икмәк...

 ...Шигырь оялады күңелемә –

Түгелмени бу бер Олы Хикмәт?! 

 

"КУ" 11,2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев