Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигъри күңел шундый була инде...

Лепелдәмә йөрәк, без ялгыштык, Ул тәрәзә юа, бары тик.

Шигъри күңел шундый була инде,

Хыяллана юкны бар итеп.

Кемдер кул болгый дип, мин сөенәм,

Ул тәрәзә юа бары тик.

Якты көндә, җылы язлар җиткәч,

Кемдер тәрәзәсен юганда,

Мин кемгәдер кирәк, ахры, диеп,

Туктап калам кайчак урамда.

Пыялада тап юк. Ә сылу кыз

Карый миңа, көлә аптырап.

Тәрәзәңне юсаң, җанга рәхәт,

Яшәү ямьле, дөнья яктырак.

Лепелдәмә йөрәк, без ялгыштык,

Ул тәрәзә юа, бары тик.

Нишләтәсең, тормыш бит ул үзе

Хыяллану юкны бар итеп...
 

 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев