Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигъри фикерләр

Назларыңны сакла – иң кадерле кешең өчен: кирәк булуы бар.

***

Дингә килү –

Шторм вакытында төзек корабка утыру...

 

«Казан ятиме»

Бала hаман туган телен белми әле,

hаман да ул «Казан ятиме»...

 

Сан һәм сыйфат

Саннан сыйфатка күчү

җиңелме икән?!

Миллиардлаган кеше карап тора

пәйгамбәрләр заманына...

 

Агачлар

Кешеләр йөзә белә,

башка җан ияләре дә йөзә.

Ә агачлар йөзә белмиләр –

алардан ясыйлар кораблар...

 

Гармония

Нәниләрнең йөрәге зур була ала,

зурларныкы – кечкенә...

Кеше күбәләкне ятьмәдән коткарганда,

җирдә гармония сизелә.

 

***

Бу дөньяда:

Кадерле әйберне яшерә төшәләр,

серне саклыйлар,

кирәкмәгән әйберне

чүплеккә ташлыйлар...

 

Киңәш

Назларыңны сакла – иң кадерле кешең өчен:

кирәк булуы бар.

Нәфрәтеңне алдан чәчмә – дошманың алдында

көчсез калуың бар...

 

Төзүчеләр

Эш беткәч, кич белән, төзүчеләр

Гүя үсеп кайта.

Ахры, аларны да йолдызлар

үзләренә тарта!..

 

Ятимнәр йортында

Ятимнәр дә түгел кебек үзләре:

күпләренең әти-әниләре бар:

алар, бәлки, эштән кайтмаганнардыр,

автобусларга соңарганнардыр...

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев